Имән агачының көле кан басымын җайга сала Көлнең дәвалау үзлекләре турында күпләр белми. Мәсәлән, усак агачының көле колит, хатын-кыз авырулары, бронхит, үпкә, бәвел куыгы сырхаулары вакытында ярдәмгә килә. Шулай ук организмны чистарту сәләтенә ия. 4 аш кашыгы усак көлен 1 литр кайнар суга салып болгаталар, 1 көн төнәтәләр. Көнгә 3 мәртәбә 3әр аш кашыгы кабул итәләр. Балаларга 1әр чәй кашыгы бирергә кирәк. 11 көн шулай дәваланалар. 22 көн тәнәфес ясагач, процедураны кабатларга мөмкин. Каен агачы көле ашказаны-эчәк трактына эләккән инфекцияләрне, атеросклероз, йөрәк ишемиясе, үпкә, бронхлардагы авыруларны, артритны дәвалый. Каен агачының көле белән тешне чистартырга була. Ул тешне агарта, эмален ныгыта. 3 аш кашыгы көлне 0,5 литр кайнар суга салып болгаталар. Сөзеп, көнгә 4 тапкыр 2шәр аш кашыгы эчәләр. Имән агачының көле күз һәм ми тартмасы эчендәге кан басымын көйли, эчәк эшчәнлеге бозылганда файдалы. 3 аш кашыгы имән агачы көлен, 1 литр кайнаган суга салып 1 көн төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр 3әр аш кашыгы кабул итәләр. 14 көн шул рәвешле дәвалангач, 5 көн туктап торалар һәм курсны кабатлыйлар. "Ашыгыч ярдәм" газетасыннан алынды